16+

“Татспиртпром”га яңа җитәкче килде, Ирек Миннәхмәтов кая китә?

Алексей Песошин моңа кадәр акционерлык җәмгыяте белән идарә иткән Ирек Миннәхмәтовка рәхмәт сүзләре җиткерде.

“Татспиртпром”га яңа җитәкче килде, Ирек Миннәхмәтов кая китә?

Алексей Песошин моңа кадәр акционерлык җәмгыяте белән идарә иткән Ирек Миннәхмәтовка рәхмәт сүзләре җиткерде.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин “Татспиртпром” акционерлык җәмгыяте коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Бүгеннән әлеге вазыйфаны Руслан Максудов башкарачак. 

Алексей Песошин моңа кадәр акционерлык җәмгыяте белән идарә иткән Ирек Миннәхмәтовка рәхмәт сүзләре җиткерде. Ни дисәң дә, Ирек Җәүдәт улы оешма белән биш ел җитәкчелек итте һәм “Татспиртпром” Россиядә алкоголь продукциясе җитештерә торган иң эре заводларның берсе булуын раслады. Узган ел гына да ул 10 млн дал ликерлы-аракылы продукция һәм 7 млн дал сыра җитештергән. Продукцияне сатудан  13 млрд сум акча кергән. 

Алексей Песошин Ирек Миннәхмәтов вазыйфасыннан яңа эшкә күчүе сәбәпле китүен белдерде.
 
Мәгълүмат өчен:

Максудов Руслан Искәндәр улы 1976 елның 26 ноябрендә Казанда туган. 

1999 елда Казан дәүләт университетың физика факультетын тәмамлаган. 

2016 елдан алып бүгенге көнгә кадәр “Банковский долговой центр” компанияләр төркеме директоры булып эшләгән. 

"Казан” Халыкара аэропорты” АҖсы директорлар советы, “Ак Барс Капитал” ҖЧҖ директорлар советы әгъзасы. 

2020 елның гыйнварыннан “Татспиртпром” АҖ генераль директоры. 

 

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәтеннән алынды
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading