16+

Татьяна Буланова реанимациягә эләккән

Моннан ике көн элек Буланованың хәле киткән

Моннан ике көн элек Буланованың хәле киткән

Танылган җырчы Татьяна Буланованы 11 апрельдә хастаханәгә салганнар. Ул үз аңында. Аның йөрәге белән проблемалары булуы турында хәбәр ителә. Хастаханәдә аның хәле начарлану сәбәпләрен ачыклау өчен, тулысынча тикшерү үткәрәчәкләр. Бу хакта 11 апрельдә «Известия» газетасына үз чыганаклары аша билгеле булган.

«Вәзгыять тотрыклы, аның хәле хәзер күпкә яхшырды. Аны табиблар күзәтә. Моны микроинсульт дип әйтергә мөмкин», — дип сөйләгән «РИА Новости» агентылыгына артистканың концерт директоры Константин Сергеев.

Ул билгеләп үткәнчә, моннан ике көн элек Буланованың хәле киткән. «Ул үзен начар хис итте, мөгаен, ике көн элек булгандыр, ләкин бу очрак, әйтик, аңын югалтып, ашыгыч ярдәм машинасында озатылган кеше белән бер дип чагыштырып булмый», — дигән ул.

Сергеев артистканың тиздән терелүенә өметен белдергән.

Чыганак: https://intertat.tatar/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading