16+

Татьяна Навка Казанга боз өстендәге тамаша алып килә

2-5 ноябрь көннәрендә Казанның «Татнефть-Арена» боз сараенда «Руслан и Людмила» дигән мюзикл күрсәтәчәкләр, дип хәбәр итә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

2-5 ноябрь көннәрендә Казанның «Татнефть-Арена» боз сараенда «Руслан и Людмила» дигән мюзикл күрсәтәчәкләр, дип хәбәр итә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.

Спектакльне әле Мәскәү тамашачысы гына карарга өлгергән. Гастроль турында Казан беренче шәһәр.

– Безнең спектакльне күбрәк кеше карый алсын иде. Александр Пушкин поэмасы нигезендә куелган мюзикл бүгенге көндә дә актуаль, – диде спектакльнең идея авторы, продюсер һәм төп рольне башкаручы Татьяна Навка.
Тамашада боз өстендә бию буенча биш тапкыр АКШ чемпионы, Дүрт континент чемпионатының җиңүчесе Петр Чернышев, Олимпия чемпионнары Екатерина Боброва, Дмитрий Соловьев, Виктор Петренко һәм башка талантлы «йолдызлар» катнашачак. Җырларны Филип Киркоров, Ани Лорак, Александр Панайотов башкара.
Шоу турында тулырак navka.show сайтыннан карап була.

tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading