16+

Татьянаның яраткан ае – март

Һәр кешенең күңеленә елның кайсы да булса фасылы, ае якын була. Полициянең отставкадагы подполковнигы Татьяна Зарипова март аен ярата. Моңа нигезле сәбәпләр бар икән шул.

Һәр кешенең күңеленә елның кайсы да булса фасылы, ае якын була. Полициянең отставкадагы подполковнигы Татьяна Зарипова март аен ярата. Моңа нигезле сәбәпләр бар икән шул.

– Март аенда туганмын, иң яраткан бәйрәмем – Халыкара хатын-кызлар көне дә 8 мартта, яраткан оныгым Эмиль март аенда дөньяга аваз салды. Үзем хезмәт иткән Росгвардиянең һөнәри бәйрәме – 27 мартта, – дип елмаеп, серне чиште Татьяна.

Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң, 1995 елда Мәскәү районы эчке эшләр идарәсенең ведомстводан тыш сак хезмәтенә урнашкан ул. Педагог белемен, эшкә җаваплы мөнәсәбәтен искә алып, яшь кызга ике елдан инде кадрлар буенча өлкән инспектор вазифасын йөкләгәннәр.
– Бер уйлаганда, кадрлар бүлегендә әллә нинди авырлык юк кебек, эш күзгә ташланып тормый, – дип искә төшерде Татьяна Зарипова. – Ләкин мәшәкать җитәрлек. Хезмәткәрләргә кырыкмаса кырык документ тутырасың, документларның төгәл булуы зарур. Кадрлар сайлап алу, хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын күтәрү – болары да кадрлар бүлеге бурычы. Әлбәттә, кадрлар бүлекләре хезмәткәрләре җинаятьләрне ачуда турыдан-туры катнашмый. Кешеләрне теге яки бу юнәлештәге эшкә кадрлар бүлеге тәкъдим итә. Тулаем эш күрсәткечләрендә кадрлар бүлеге дә әһәмиятле роль уйный.
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең физик һәм һөнәри әзерлеген югары дәрәҗәдә тоту, тагын да камилләштерү бурычы да – кадрлар бүлеге өстендә.
– Мәдәни чаралар да бар әле тагын. Үзешчән сәнгатьне дә һәм спортны да онытмыйбыз. Чаңгы узышларында призлы урыннар яулаган чаклар да булды, – дип ялкынланып әйтеп куйды Татьяна Владимировна. – Һөнәри һәм патриотик тәрбия чараларын оештыруда ведомстводан тыш сак хезмәте ветераннары советының ярдәме зур.

Эчке эшләр органнарында 20 ел җаваплы хезмәтен күреп, Татьяна Зарипованы ведомстводан тыш сак хезмәте идарәсенең кадрлар аппаратына җитәкче итеп билгеләгәннәр. Хәзер инде пенсиядә, ләкин ведомстводан тыш сак хезмәтенең оештыру-аналитика бүлегендә эшләвен дәвам итә.
Татьяна яшь хезмәткәрләр өчен – остаз, ике кызына – яраткан әни, оныкларына – яраткан әби һәм, әлбәттә, Ринат Зариповның яраткан хатыны. Ринат белән Татьяна яшьлек елларында Мәскәү районының ведомстводан тыш сак хезмәтендә танышкан булганнар. Шул танышу мәхәббәткә, нык һәм матур гаиләгә әверелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading