16+

Тавышыңны бир, ә киңәшне ала кайт

Быелның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау була.

Быелның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау була.

Сайлау кампаниясенә «За чистые выборы» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте корпусы да күзәтчелек эшчәнлеген башлады. Аларның штабы Казанның Профсоюзлар урамындагы 13/16нчы йортка урнашкан.

– «За чистые выборы» – бәйсез күзәтүчеләр-юристларны берләш­тергән иң зур корпус. Безнең эшчәнлекнең төп максатлары – гражданнарның хокукларын яклау, сайлауларны профессиональ дәрәҗәдә оештыруга ярдәм итү, күзәтүчеләр һәм сайлау комиссияләре әгъзаларын әзерләү. Сайлауларга күзәтчелекне Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы белән бергәләшеп оештырабыз, аларда да сайлаулар буенча Ачык штаб эшли, – дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Рес­публикасында «За чистые выборы» корпусының төбәк координаторы Павел Соломонов.

«За чистые выборы» корпусы лекторы Тимур Какохо сүзләренә караганда, республикадагы 2811 сайлау участогының һәркайсында күзәтүчеләр була. Татарстан юристлары ассоциациясе 8 сентябрьдә сайлау участок­ларында бушлай юридик консультация дә оештыра. Тавыш биргәч, юристлардан киңәш-табыш алып китәргә дә онытмагыз.

Павел Соломонов әйткәнчә, күзә­түче-юристлар психологик әзерлек тә узган.
– Тавыш бирү вакытында коткы таратучылар ыгы-зыгы куптарсалар, безнең күзәтүчеләр мондый психоло­гик һөҗүмнәргә каушап калмаячак­лар, астыртын гамәлләргә чик куюда катнашачаклар, – диде ул.
«За чистые выборы» корпусы штабы җитәкчесе Марсель Гәрәев таныштырганча, күзәтүчеләр хәбәрләрне Профсоюзлар урамындагы 13/16 йортка урнашкан «Ситуацион үзәк»кә җиткереп торачак. Тавыш бирү барышында четерекле хәл килеп чык­кан очракта, экспертлар шунда ук сайлау участогына кузгала.

Рәдиф КАРАГАЙ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading