16+

Таяк белән кыйнаган, тешен суырган, чәчен пеләшкә кырган: әтисе кызын әнисенә охшаган өчен җәберләгән

2019 елның декабрендә Санкт-Петербург хастаханәләренең берсенә 6 яшьлек кызны күп төрле тән җәрәхәтләре белән китерәләр.

2019 елның декабрендә Санкт-Петербург хастаханәләренең берсенә 6 яшьлек кызны күп төрле тән җәрәхәтләре белән китерәләр.

Балага атнадан артык реанимациядә ятарга туры килгән. Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Баланы әти-әнисе мыскыл иткән, дип яза vesti.ru, төгәлрәге - әтисе кызын элеккеге хатынына, ягъни әнисенә охшаганга бер дә  яратмаган. Шунлыктан хәзерге хатыны белән баланы гел җәберләп, кыерсытып торганнар.

Бала аңына килгәч яңа әнисе белән әтисенең аны еш кына кыйнаулары турында сөйләгән. Бала сүзләренчә, әтисе аны чәченнән сөйрәп йөргән, тешен алмакчы булган, ә аннары чәчен пеләшкә кырган. Хастаханәгә бала әтисе таяк белән кыйнаганнан соң китерелгән. Аңа мондый җәза төнлә урынга "пес" иткән өчен эләккән. Бала бәйләнгән булу сәбәпле, бәдрәфкә барып җитә алмаган булган.
 
Кайбер мәгълүматлар буенча, әлеге гаиләдә тагын яңа туган кыз белән 4 яшьлек малай тәрбияләнә. Малай шулай ук медицина-социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә ята. Опека органнары вәкилләре бу хакта комментарий бирүдән баш тарткан.

Кызның әтисе опека органнары инспекторына кызын әнисенә охшау сәбәпле, яратмавын әйткән. Ир кеше аннан баш тартырга да уйлаган, тик икенче никахтан булган балаларын да алырлар дип куркып, кире уйлаган.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Бөтен балалар да әлеге гаиләдән алынган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading