16+

Төбәк тарихын өйрәнүчеләр берләшә

Россиядә барысы дүрт мең дә өч йөз татар авылы бар. Аларның барысын да өйрәнеп, тарихларын китап итеп бастырып чыгарасы иде. Әлеге уңайдан төбәк-авыллар тарихларын өйрәнүчеләрне бергә туплап, Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятен оештырырга вакыт җитте. Бу эшкә фәнни институтларны да җәлеп итәргә кирәк. Бик четерекле, катлаулы эшкә алынырга ниятләп торабыз....

Төбәк тарихын өйрәнүчеләр берләшә

Россиядә барысы дүрт мең дә өч йөз татар авылы бар. Аларның барысын да өйрәнеп, тарихларын китап итеп бастырып чыгарасы иде. Әлеге уңайдан төбәк-авыллар тарихларын өйрәнүчеләрне бергә туплап, Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятен оештырырга вакыт җитте. Бу эшкә фәнни институтларны да җәлеп итәргә кирәк. Бик четерекле, катлаулы эшкә алынырга ниятләп торабыз....

24-25 март көннәрендә узачак съездга Россиянең 33 төбәгеннән 250 делегат катнашачак. Съездга килүчеләр арасыннан иң ерак төбәкләр - Иркутск, Красноярск, Новосибирск, Омск, Әстерхан өлкәләре һәм Казахстан Республикасы. Иң зур делегация составы, һәрвакыттагыча, Башкортстаннан килә. Аннан килергә теләк белдерүчеләрнең саны утызга җиткән. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров сүзләренчә, чараның максаты - профессиональ тарихчыларны гына түгел, төбәкләрне өйрәнүче һәвәскәрләрне дә бергә туплау.

- Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятен төзеп, аның идарәсен һәм эш документларын сайларга җыенабыз. Идарә советы ике елга бер тапкыр сайланачак. Җәмгыять җирле тарихны һәм татар халкының мәдәниятен өйрәнү, этнологик, фольклор материаллар туплау, китаплар бастыру. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятен Юстиция министрлыгында теркәгәч, татарлар яши торган төбәкләрдә аның филиалларын булдыру идеясе дә бар, - дип сөйләде ул журналистларга.
Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков әйтүенчә, съезд беренче тапкыр гына узса да, соңгы өч елда республикакүләм татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены даими уздырылып килгән. Форумнар берничә тапкыр Башкортстанда да үткәрелгән.

Татар авыллары тарихларын өйрәнүче, барлаучыларның саны елдан-ел артып бара, бик күп китаплар бастырыла. Белгечләр әйтүенчә, алар арасында хаталы язмалар, дөрес булмаган мәгълүматлар да еш очрап тора. Шул уңайдан махсус методик әсбап та әзерләнгән. Тарихны өйрәнүнең билгеле бер программасы, формасы булырга тиеш, дип саный Дамир Исхаков.

Киләчәктә җәмгыятьнең үз журналы да басыла башлаячак. "Туган җир" дип аталган журналның сынау өчен әзерләнгән саны инде әзер. Ул татар һәм рус телләрендә чыгачак. Журналда татар авыллары тарихлары гына түгел, шул җирлектә яшәүче эшмәкәрләр турында да мәгълүмат булачак. Алар язмаларны китап итеп бастыру эшенә дә ярдәм итәрләр дигән ният бар. Тарихчы фикеренчә, төбәкләр тарихын өйрәнүнең дәүләт програмасы булырга тиеш. Дүрт мең дә өч йөз авылның тарихын язу - бик зур эш. Ул Башкортстанны үрнәк итеп китерде, анда авыллар тарихлары язылып беткән. Төбәкләрне өйрәнү эшенә академик институтларны да җәлеп итәргә кирәк, бу катлаулы һәм киңкырлы эш һәвәскәрләр дәрәҗәсендә генә булырга тиеш түгел, дигән фикердә тора Дамир Исхаков.

- Хәзерге технологияләр заманында интернетта да эш актив барырга тиеш. Төбәк, авыл тарихын өйрәнүчеләр үзләренең хезмәтләрен, алар гына түгел авылы турында билгеле бер мәгълүматы булган кешеләр дә язмаларын шунда элсәләр, яңа бер татар дөньясы барлыкка киләчәк. Мин аны "Википедия" ысулында эшләр дип күз алдына китерәм. Бу эшкә һәркем катнашса, ул зур бер агымга әверелер иде. Шунысын да әйтергә кирәк: элек авылларга диалектологлар йөри иде, аларның хезмәтләрен дә табарга иде, алар тик ятмасын иде. Кыскасы, һәркемгә эш җитәрлек, - ди ул.

Фото: beznenmiras.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading