Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 31 яңа очрагын ачыклаганнар.
Бер очрак читтә кайткан кешедә ачыкланса, калганнарына элемтә аша йоккан.
Татарстанда бер тәүлек эчендә Covid-19 йогуның 31 яңа очрагы расланган, шуларның 1есе - читтән кайткан кешедә табылган, 30ы - контакт аша, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
"12 кеше хастаханәгә озатылган, 19ы өйдә дәвалана", - диелә хәбәрдә. Иң күп авыручылар 30дан алып 50 яшькә кадәр. Статистикага күз салсак, балигъ булмаган бер балага да әлеге чир йоккан.
Иң күп авыручылар Казанда ачыкланган - 13 очрак. 1 августка Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 5664 очрагы теркәлгән. Барлык чорда 4561 кеше савыккан, шул исәптән узган тәүлектә ике кеше.
1. Казан – 13
2. Әлмәт – 1
3. Буа – 1
4. Биектау – 2
5. Яшел Үзән – 4
6. Кайбыч– 1
7. Лаеш – 1
8. Менделеевск – 1
9. Түбән Кама– 4
10. Питрәч – 1
11. Балык Бистәсе – 1
12. Чистай – 1
Комментарийлар