16+

«Бервакыт бер төнге сменада гына госпитальгә 25 кеше китерелде»

COVIDны дәвалаучы госпитальдә беренче сменасын эшләгәннән соң, Түбән Кама үзәк район хастаханәсе табибы Марат Магомедов чир таралу очракларының күплегенә һәм хәвефлелегенә хәйран калуын сөйләгән, авыруны үзагымга калдырмаска чакырган.

"Коронавирусның масштаблылыгы гаҗәпләндерде. Бервакыт бер төнге сменада гына госпитальгә 25 кеше китерелде ", - дип табиб сүзләрен китерә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Белгеч билгеләп үткәнчә, вирус сиздермичә генә камап ала. "Пациент баштан хәлсезлек сизә һәм беренче берничә көндә өендә халык чаралары белән дәвалана, йә үз хәленә игътибар итмичә йөри бирә. Ә 8 көннән соң безгә килә, бу очракта пациентның хәле авырлашкан була инде ", - ди Магомедов.

Ике атналык сменада эшләгән дәвердә табиб реанимациягә хәле начарайган 5 кешене күчергән : «Теге дөньяга китәргә  мөмкин булган пациентка каравы бик авыр, шуңа күрә мин реанимациягә эш буенча гына төшәргә тырыштым. Аллага шөкер, хәтта авыр пациентлар да тернәкләнеп чыга. Безнең эштә иң куандырганы - пациентның өенә үз аяклары белән чыгып китүе һәм "рәхмәт" әйтүе».

Табиб кешеләргә мөрәҗәгать итеп, сәламәтлекләренә җитди карауларын үтенде: «Әгәр авырып киткән булсагыз, үзагымга куймагыз һәм җиңел генә узып китәр дип өметләнмәгез - аннары соң булырга мөмкин. Ә тагын, гади гигиена кагыйдәләрен үтәүне дәвам итегез, бу бик мөһим». 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading