16+

Түбән Камада 17 елдан соң мәктәп ачылды

Түбән Кама халкы өчен бу көн аеруча истәлекле. Анда ниһаять, 17 елдан соң яңа мәктәп һәм балалар бакчасы ачылды. Бу тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Түбән Кама халкы өчен бу көн аеруча истәлекле. Анда ниһаять, 17 елдан соң яңа мәктәп һәм балалар бакчасы ачылды. Бу тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

"Без” - “Мы” дип аталган балалар бакчасы заманча җиһазландырылган, анда физиотерапия кабинеты да бар. Объект төзелеше өчен бюджеттан 225 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин әйтүенчә, киләсе елга тагын ике балалар бакчасын куллануга тапшырырга ниятлиләр.

"Норма 36”дип исемләнгән мәктәп исә биредә һәр укучы да тигез дәрәҗәдә белем алачак дигәнне күздә тота. Быел бу мәктәпкә меңнән артык бала укыячак. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading