16+

Түбән Камада 17 яшьлек кыз егетенә көнләшеп үз-үзенә кул салырга маташкан

Түбән Камада 17 яшьлек кыз егете белән ачуланыша һәм үз-үзенә кул салырга була.

Түбән Камада 17 яшьлек кыз егетенә көнләшеп үз-үзенә кул салырга маташкан

Түбән Камада 17 яшьлек кыз егете белән ачуланыша һәм үз-үзенә кул салырга була.

ntr-24.ru сайты хәбәр иткәнчә, һәлакәт сигезенче майда кичке җиденчә яртыда Чулман урамындагы 15 нче йортта булган.

Авыр тән җәрәхәтләре алган кызны ашыгыч рәвештә хастаханәгә озаталар. Фаҗига буласы көнне ул дуслары белән подъездда аралашкан. Ниндидер мизгелдә кыз үзенең йөргән егетен кызларның берсенә көнләшә. Яшьләр үзара әйткәләшеп ала, аннан соң казага тарган кыз ашыгыч рәвештә дуслары яныннан китеп бара. Аның артыннан дус кызы йөгереп чыга. Хисләр чоңгылы аркасында кыз үз-үзенә кул салырга маташа. Дус кызы килеп җиткәнгә генә, бу хәлнең азагы аянычлы тәмамланмый .

Яшь кыз могҗиза белән генә исән кала. Хәзер ул реанимациядә, бирегә аны кома хәлендә китергәннәр. Табиблар операция үткәргәннәр. Зыян күрүченең баш сөяге җәрәхәтләнгән, боты, балтыры сынган, күп санлы имгәнүләр һәм җәрәхәтләр алган. Хәзер хастаның хәле тотрыклы,әмма авыр дип бәяләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading