16+

Түбән Камада аерылышырга килгән кешеләрне кабул итмиләр

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Түбән Кама ЗАГСы «Аерылышу стоп» дигән гадәти булмаган акция уздыра. 8 июль көнне аерылышырга килгән парларны кабул итмәячәкләр, дип хәбәр итә «НТР 24».

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Түбән Кама ЗАГСы «Аерылышу стоп» дигән гадәти булмаган акция уздыра. 8 июль көнне аерылышырга килгән парларны кабул итмәячәкләр, дип хәбәр итә «НТР 24».

Түбән Камада ел башыннан 527 пар язылышкан.Иң өлкән кәләшкә 64 яшь, ә иң олы кияү егетенә 71 яшь булган. Ә аерылышучылар арасында иң өлкәннәре 79 яшьлек ир-ат белән 71 яшьлек хатын-кыз. Аерылышу очракларын киметү максатыннан шәһәрдә ныклы эш алып барыла. Мәктәп укучылары өчен гаилә дәресләре оештырыла, яңа өйләнешүче яшьләргә гаилә кыйммәтләре турында сөйләнә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading