16+

Түбән Камада - фаҗига

Урынга шәһәр мэры Айдар Метшин килгән.

Урынга шәһәр мэры Айдар Метшин килгән.

Түбән Каманың Сөембикә проспектында урнашкан күп катлы йортта янгын чыккан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Янгын турында 20.55 сәгатьтә хәбәр итәләр. Аны 21.47 сәгатьтә сүндереп бетергәннәр. Бер бүлмәле фатирның бүлмәсе януы ачыкланган.

Хәрабәләрне актарган вакытта, ир-ат мәете табылган. Аның шәхесен ачыклыйлар. Янгын сәбәпләрен тикшерүчеләр билгеләячәк.

Янгын чыккан фатир күршесендә йөри алмый торган инвалид ир-ат яшәгән. Аны янгын сүндерүчеләр күтәреп алып чыккан. Коляскада гына хәрәкәтләнә ала торган бу кешегә битлек кидергәннәр. Бу йорттан барлыгы тугыз кешене эвакуацияләгәннәр. Тагын 40 кеше өйдән үзе чыккан

Шаһитлар янгын алдыннан шартлау тавышы ишетүләрен социаль челтәрләрдә язды. Бу мәгълүмат рәсми рәвештә расланмаган, дип хәбәр итте «Татар-информ».

Урынга шәһәр мэры Айдар Метшин килгән. Бу турыда НТР24 каналы хәбәр итте.

Мэр бу эшне үз контроленә алган.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading