16+

Түбән Камада тукталышта югалган бала табылган

Малай алдагы көнне яшүсмерләр клубыннан чыккан да югалган.

Малай алдагы көнне яшүсмерләр клубыннан чыккан да югалган.

Узган төндә волонтерлар, баланың туганнары һәм битараф булмаган шәһәр кешеләре шәһәр буйлап иртәнгә кадәр югалган 9 яшьлек малайны эзләгәннәр. Укучы 1 декабрьдә кичке алтыда Химиклар проспектындагы "Затейник" яшүсмерләр клубыннан чыгып китеп югалган иде.
Шәһәр халкы йортларны, подъездларны йөреп чыкты. Ләкин файдасы булмады.
 2 декабрь иртәнге сигездә малайның табылуы турында хәбәр килде. KazanFirst хәбәр иткәнчә, "След" ирекле эзләү-коткару отряды җитәкчесе Виталий Емельянов хәбәр иткәнчә, баланы Бакый Урманче урамы буенча тукталышта бер егет тапкан. Ул полиция чакырткан һәм хезмәткәрләр килгәнен көткән. Бу төнне кече сыйныф укучысы кайда уздырган, әлегә билгеле түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading