16+

Түбән Камада вакцинациядән баш тарткан өчен 13 укытучыны эштән читләштерәчәкләр

Түбән Кама мәктәпләрендә эшләүче 13 укытучыны коронавируска каршы прививка кадатудан баш тартканнары өчен эштән читләштерәчәкләр.

Түбән Кама мәктәпләрендә эшләүче 13 укытучыны коронавируска каршы прививка кадатудан баш тартканнары өчен эштән читләштерәчәкләр.

Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Гыйниятуллин хәбәр итте.
Ул ачыклык керткәнчә, эштән читләштерелгән педагогларның уку сәгатьләре башка укытучылар арасында яңадан бүленәчәк.

"Бүгенге көндә бездә аңлату эшләре бара, алар урынына эшләүче педагоглар билгеләнә. Алардагы сәгатьләрне без башка укытучылар арасында да бүлешәчәкбез», - дигән Гыйниятуллин.

Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамил Муллин укучылар уку һәм аларны тукландыру буенча кыенлыклар килеп тумасын өчен процессны дөрес оештыруны сорады.

"Минем уку процессы белән проблемалар булмасын өчен үтенечем бар, балалар газап чигәргә тиеш түгел. Без дистантта эшләп карадык инде - балалар мәктәпләрдә булырга тиеш".

Барлыгы исә 57 мәгариф хезмәткәре читләштереләчәк. 368 хезмәткәрнең вакцинациядән медотводы бар. Мәгариф өлкәсендә COVID-19 дан прививка кадатучылар өлеше бүгенге көндә 4 992 кешедән 90% ын тәшкил итә.
Балалар бакчаларына килгәндә, анда 3 тәрбияче һәм хезмәт күрсәтүче персоналдан 34 хезмәткәр читләштерелергә тиеш.

Татарстан буенча баш санитария табибының карары нигезендә, 9 ноябрьдән коронавирустан беренче прививка ясатмаган гражданнарны эштән читләштерелергә яисә читтән торып эшләү режимына күчерергә тиешләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading