16+

Түбән Камада янгын вакытында зыян күргән ике кешене Казанга күчергәннәр

Түбән Камада сәнәгать зонасында чыккан янгында зыян күргән ике кешене Чаллыдан Казанга күчергәннәр.

Түбән Камада янгын вакытында зыян күргән ике кешене Казанга күчергәннәр

Түбән Камада сәнәгать зонасында чыккан янгында зыян күргән ике кешене Чаллыдан Казанга күчергәннәр.

Бу хакта ntr-24.ru хәбәр итте.

Казанга аларны төнге 1:30да Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ми-8 вертолеты белән китергәннәр.

– Зыян күрүчеләрнең хәле авыр дип бәяләнә, әмма очышны алар яхшы кичерделәр. Хәзер алар Казанның республика клиник хастаханәсендә, - дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин.

Зыян күрүчеләр исемлегендә 17 кеше исәпләнә: аларның сигезе район хастаханәсендә, җидесе - Чаллыда, икесе Казан хастаханәсендә дәвалана.

 

Фото: МЧС по РТ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading