Мәскәүдә "Түбәтәй" милли хәләл фастфуд челтәренең беренче кафесы ачылды, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Кафеның хуҗалары - Грохотовалар гаиләсе. Зәринә белән аның ире Евгений икесе дә Казаннан. Кафе татарстанлылар франшизасы белән ачылган. Зәринә үзенең татар мәдәниятен заманча рәвештә күрсәтәсе килүен әйтте. Милли ризык төргәкләрен татар бизәкләре белән матурлаганнар, аларга танылган татар шәхесләренең шигырьләрен, фикерләрен язганнар. Хезмәт күрсәтүчеләр милли киемнәрдә эшли, кафеда татар җырлары яңгырап тора. Кафе ачылган көнне үк бик күп сатып алучылар килгән. Грохотовлар ел азагына кадәр тагын ике шундый туклану ноктасы ачарга җыена.
Хәтерләсәгез, "Түбәтәй" челтәренең беренче ноктасы 2015 елның июнендә Казанда ачылды. Аның Татарстанда ун ноктасы (8е Казанда, калганнары Түбән Камада һәм Болгарда) эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар