16+

Театр 400 мең сумлык бүләк әзерли

1 октябрьдә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт Яшь тамашачы ­театры оештырган «Тамга» Бөтенроссия драматургия конкурсына иҗади эшләр кабул итү тәмамланды. Конкурска 174 автордан 217 пьеса килеп ирешкән.

1 октябрьдә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт Яшь тамашачы ­театры оештырган «Тамга» Бөтенроссия драматургия конкурсына иҗади эшләр кабул итү тәмамланды. Конкурска 174 автордан 217 пьеса килеп ирешкән.

Театр белгече Гөлшат Фәттахова сүзләренчә, бу бәйге Бөтенроссия күләменнән Халыкара дәрәҗәгә ирешкән. Чөнки катнашучылар арасында Финляндия, Германия, Румыния кебек илләрдә яшәүчеләр дә бар. Кызганыч, 200дән артык сәхнә әсәренең бары 15е генә татар телендә язылган. Әмма оештыручылар моның өчен борчылмый, чөнки төп максатыбыз – яшь тамашачы театрларында куярлык драматургия туплау, ди алар.
 
Җиңүчеләрне берничә яшь категориясенә бүлеп бәяләячәкләр. Приз фонды исә 400 мең сумны тәшкил итә.

– Авторлар бик төрле. Үсмерләр дә, әти-­әниләре белән берлектә язган балалар да, яше 70тән узганнар да бар. Яшьләр драматургия­се һәркемгә кызыклы, – ди Гөлшат ханым.

Конкурсның лонг битен 1 ноябрьдә билгеләячәкләр. Анда тапшырылган әсәрләрнең 50 процент чамасы керер дип фаразлана. Шорт бит –15 ноябрьдә, ә җиңүчеләр 30ында ачыкланачак. Әсәрләргә барлыгы 7 белгеч бәя бирә.

– Яшь тамашачы театрлары өчен иң кыены – репертуар туплау. Хәзер безнең авторлар да, темалар да, география да үзгәрде. Россиядә яшь тамашачы театрлары өчен драматургия конкурслары юк, – диде Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов.

Һәр драматург үзенең әсәрен сәхнәдә күрергә тели, билгеле. Шуңа да «Асыл»да җиңүчеләрнең пьесаларын киләсе елда узачак «Тамга» режиссерлар лабораториясендә сәхнәгә кую планлаштырыла. Лабораторияне исә 2020 елның апрелендә үткәрү ниятләнелә.

Лилия МИНСАФИНА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading