16+

Театр артисты Илшат Агиев вафат

Беренчел мәгълүматлар буенча, Илшат авариядә һәлак булган.

Театр артисты Илшат Агиев вафат

Беренчел мәгълүматлар буенча, Илшат авариядә һәлак булган.

Бүген юл транспорт һәлакәтендә Әлмәт татар дәүләт драма театрының яшь актеры Илшат  Агиев вафат булган. 

"Әлмәт татар дәүләт драма театрының талантлы артисты Агиев Илшат Фәнзәви улы вафат. Артистыбыз Илшат вакытсыз үлеме сәбәпле Әлмәт театры коллективы гаиләсенең, якыннарының, дусларының тирән кайгысын уртаклаша.

Сәхнә түрендә балкыган яшь йолдыз, җыр моңга гашыйк булып кабатланмас таланты, рольләре белән күпме тамашачы йөрәген яулаган Илшат... Күңелебез ышанмый... Йөрәкләрне тетрәндереп, якты эз калдырып киттен Илшат. Син һәрвакыт безнең күңелдә...

Фаҗигада һәлак булганның барлык якыннарына һәм гаиләгез белән Сезгә Аллаһе Тәгалә бу авыр көннәрне уздырып җибәрергә җиңеллек һәм чиксез сабырлык бирсен. Моннан соң кара кайгы, ачы хәсрәт күрсәтмәсен. Илшат Фәнзәви улының яткан гүрләре киң, якты, иман нурлы булып, урыннары оҗмах түрләрендә булса иде.
Әмин", дип язылган Әлмәт театрының инстаграмдагы аккаунтында.

Илшат 1991 елның 12 ноябрендә Башкортостан Республикасының Мамадыш районы Көрдәм авылында туа.

Казан театр училищесын, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлап, 2011 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театрында эшли башлый.

Әлмәт районы башлыгы исеменнән 2016 нчы елда  «Ел актеры» премиясе лауреаты  була, дип яза vatantat.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Родился и вырос в Татышлинском районе деревня Старыф Курдым.

    Мөһим

    loading