16+

Театрлар да эшен туктатырга мәҗбүр

Безнең премьера булырга тиеш иде. Ул булмаячак, әмма спектакльне тапшырачакбыз.

Театрлар да эшен туктатырга мәҗбүр

Безнең премьера булырга тиеш иде. Ул булмаячак, әмма спектакльне тапшырачакбыз.

19 марттан алып республикада мәдәният министрлыгына буйсынган барлык оешмалар да чараларын кичектерәчәк. Бу хакта "Шәһри Казан" газетасына Әлмәт Татар дәүләт драма театрының тамашачылар буенча урынбасары Эльмира Харисова хәбәр итте.

"Бүген министрлыкка караган барлык оешма вәкилләрен җыеп, министр 15 апрельгә кадәр барлык чараларны да күчерергә, диде. Безнең премьера булырга тиеш иде. Ул булмаячак, әмма спектакльне тапшырачакбыз", - диде безгә Эльмира.

Аның сүзләренчә, театрда эшчәнлек туктамаячак. Репетицияләр, яңа спектакльләргә әзерлек дәвам итәчәк.

Безгә килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, мәдәният министрлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманы нигезендә республикада кертелгән катгый таләпләргә буйсынып, мәдәни чараларны соңрак вакытка күчерү ягында. Чикләүләр аз дигәндә 15 декабрьгә кадәр кертелә.

Иртәгә башка театлардан да хәбәрләр булыр дип көтәбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading