16+

Театрларда санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу очраклары ачыкланган

Роспотребнадзор идарәсе Яңа ел бәйрәмнәрендә ял итми, санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу факты буенча тикшерүләр үткәрә.

Роспотребнадзор идарәсе Яңа ел бәйрәмнәрендә ял итми, санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу факты буенча тикшерүләр үткәрә.

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итүенчә, 31 декабрьдән 5 гыйнварга кадәр республикада барлыгы 127 объект тикшерелгән. “Бу – кибетләр, сәүдә үзәкләре, кинотеатрлар һәм театрлар, тимераякны прокатка бирү пунктлары, балалар лагерьләре һәм башкалар. Тикшерелгән объектларның 21ендә санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу очраклары ачыкланды. Нигездә бу – кирәкле дистанцияне сакламау, битлек кимәү”, - ди Л.Авдонина.

Ул тикшерүләр Яңа ел каникуллары төгәлләнгәнче булачак, дип хәбәр әйтте.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading