16+

Тел язмышына битараф булмаганнар арасында бәйге башланды

ТР мәгариф һәм фән министрлыгы җәмәгать оешмалары арасында Татарстанда яшәүче халыклар телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән иң яхшы проектка конкурс игълан итте.

ТР мәгариф һәм фән министрлыгы җәмәгать оешмалары арасында Татарстанда яшәүче халыклар телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлтелгән иң яхшы проектка конкурс игълан итте.

Грантның күләме - 250 мең сум.
Грант "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасына каралган суммадан финанслана. Конкурста эшчәнлегенә кимендә бер ел булган һәм рәсми рәвештә теркәлгән җәмәгать оешмалары катнаша ала. Документлар 1 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр 420111, Казан шәһәре, Кремль урамы, 9 нчы йорт (225 бүлмә) адресы буенча кабул ителә: e-mail:mon@tatar.ru. Конкурс нәтиҗәләре 25 октябрьдә билгеле була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading