16+

Теләче бер көрәшчесен "югалтты"...

Ә менә Лаеш районы тагын бер көрәшчегә "баеган".

Ә менә Лаеш районы тагын бер көрәшчегә "баеган".

Соңгы елларда Теләче командасы өчен көрәшкән танылган көрәшчеләрнең берсе - Россиянең спорт остасы Шамил Локманов - үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә 6 яшьтән алып көрәш һәм билбаулы көрәш секциясенә чакырып, игълан урнаштырган. Түбән Каманың М.Җәлил исемендәге 1нче номерлы гимназиягә чакырган ул аларны. Әлбәттә, "Теләчедән киттеңме әллә, Шамил?" дигән сорау туды.

- Әйе, үз теләгем белән киттем. Үземнең туган ягымда көрәш тренеры буласы килә, Аллаһы боерса. Тренер булып эшли башларга дигән уй туды. Чөнки көрәшүен тагын бер еллап көрәшсәм, җитәр дип уйлыйм. Яшь бара бит, - дип белдерде 30 яшьлек батыр "ШК" хәбәрчесенә. - Аннан килеп, үземнең туган ягым - Түбән Кама өчен көрәшеп китәсем килә. Беренче җиңүләрем шунда яуланды бит.

Үзеннән-үзе Түбән Камадагы көрәш үзәге - "Шинник" спорткомплексында эшләүчеләр тарафыннан каршылык булмады? дигән сорау да туды.

- Юк, әлбәттә. Барыбыз да бер үк эш эшлибез, барыбыз да Түбән Камада көрәшне үстерү өчен эшлибез бит, - диде үзе дә кечкенә чакларында "Шинник"та шөгыльләнгән Шамил Локманов. Шамилнең изге ният һәм теләкләренең тормышка ашуына ышанып, әлбәттә, уңышлар теләп калабыз.

Ә менә Лаеш командасы Радик Сәлаховтан соң тагын бер көрәшчене үзенә чакырган. Эшкә дә урнаштырганнар. Сүз кем турында бара? Татарстан чемпионатында күрербез! Күзләр генә тимәсен үзләренә, бик яхшы команда җыелып килә Лаешта.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кечкенәдән үз районы балалары белән шөгыльләнеп, көрәшне үстерү уңышлырак түгелме?

    Мөһим

    loading