16+

Теләче районы чигендә яшь солдат басып тора

Бу көннәрдә сугыш еллары хатирәләре яңарган чак.

Теләче районы чигендә яшь солдат басып тора

Бу көннәрдә сугыш еллары хатирәләре яңарган чак.

Һәркем  яу кырында  ятып калган бабасын, әтисен, туганнарын барлый. Яшь барган саен, тол калган әбиләребезгә ни дәрәҗәдә авыр булганын аңлыйсың.

Туган ягым Сабага җилдергәндә, Теләче районы чиген узарак, аркасына кәтүмкәсен асып, яшь солдат басып торганын күргәч, имәнеп киттем. Тизрәк фотога тәшереп, күрдегезме безнең асыл егетләребезне, дип бар җиhанга хәбәр саласы килде.

Юл кырыенда сугыш хатирәләрен яңартып кул сузып торган хәрби киемдәге бу сын машинада узып баручыларның күңелләрен дулкынландырмыйча калмагандыр, мәгаен. Менә бит нинди  баhадирлар булган безнең бабайларыбыз. Әлеге сынның авторы Рифкать Шәфыйков икән. 

Рәзинә Мәрданова

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading