16+

Теләчедә юкка чыккан егетнең аты табылган (ФОТО)

Теләче районында эшкә киткән җиреннән бер егет юкка чыккан.

Теләче районында эшкә киткән җиреннән бер егет юкка чыккан.

Айнур Исламгалиев Теләче районының Үзәк авылында яшәгән. Өч көн элек атка атланып күрше Алан авылына эшкә чыгып киткән Айнурның язмышы Теләче районы халкын гына түгел, күрше-тирә төбәк кешеләрен дә борчыган.

Соңгы тапкыр аны Казан - Шәмәрдән трассасында - Теләченең чаңгы базасы янында күргәннәр. Егет эшенә барып җитмәгән, эзсез югалган, диелә.

Социаль челтәрдәге район төркемендә егетнең атын Ключище күленнән табылуы хакында хәбәр иттеләр. Ат үлгән. Егетнең язмышы әлегә билгесез. Ул көнне Теләчедә көчле язгы ташу булуы да мәгълүм.

intertat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading