16+

Телефон ватылса, нинди тикшерү кирәк?

Кесә телефоны сатып алган идем. Хәзер юньләп эшләми. Кире илтеп биргәч, сатучы: «Телефонның сыйфатын тикшерергә кирәк», - диде, әгәр бәхәс килеп туса, экспертиза уздыру сорала дип аңлатты. Бу ике тикшерү нәрсәсе белән аерыла соң? Зәлия Фәттахова, Әлки Татарстан дәүләт алкоголь инс­пекциясенең Казан территориаль органы кулланучылар базарының координацияләү һәм үстерү бүлегендә...

Кесә телефоны сатып алган идем. Хәзер юньләп эшләми. Кире илтеп биргәч, сатучы: «Телефонның сыйфатын тикшерергә кирәк», - диде, әгәр бәхәс килеп туса, экспертиза уздыру сорала дип аңлатты. Бу ике тикшерү нәрсәсе белән аерыла соң?

Зәлия Фәттахова, Әлки

Татарстан дәүләт алкоголь инс­пекциясенең Казан территориаль органы кулланучылар базарының координацияләү һәм үстерү бүлегендә әйдәп баручы белгеч Роза Минапова аңлатуынча, «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Россия законы (№2300-1, 1992 елның 7 февраленнән) нигезендә, товарда җитешсезлекләр була икән, аның сыйфатын тикшерергә һәм экспертиза уздырыр­га тиеш­ләр. Товарның сыйфатын сатучы тикшерергә бурычлы. Әлеге тикшерү вакытында товарның кимчелекләре, телефонның ни сәбәпле, кем аркасында ватылганлыгы ачык­лана. Сатучы бу тикшерүне үзе генә дә, шулай ук сервис үзәкләре белгечләре белән берлектә дә уздыра ала. Экспертиза исә товарның сыйфатын тикшергәннән соң, кулланучы бу тикшерүнең нәтиҗәләре белән килешмәгән очракта, шулай ук кулланучы экспертиза уздыруны таләп иткән очракта үткәрелә. Кыс­касы, экспертизаның төп максаты - сатучы белән сатып алучы арасында бәхәскә нокта кую.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading