16+

Кире килсәм, коляска урынында юк иде...

Баласын урамда калдырган әни кешегә карата административ беркетмә төзелгән.

Баласын урамда калдырган әни кешегә карата административ беркетмә төзелгән.

Урамда бик каты өшегән бала хәзер хастаханәдә дәвалана.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ матбугат хезмәте әлеге хәлгә ачыклык кертүенчә, 10 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсенең "Автозавод" полиция бүлегенә урамда калдырылган кечкенә бала турындагы хәбәр килеп ирешә.

Урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре шәһәр ишегалларының берсендә коляскада утыручы сабыйны табалар һәм ашыгыч медицина ярдәме бригадасын чакырталар. Медиклар кызчыкка бик нык туңу диагнозы куялар һәм төнге 23:50 сәгатьтә медицина учреждениесенә алып китәләр.
Шул ук төнне полиция хезмәткәрләре табылган сабый, аның әти-әнисе турындагы мәгълүмат җыялар. Баланың әнисе дә табыла, ул - 31 яшьлек җирле хатын-кыз булып чыга.

Хатын тәртип сакчыларына ул көнне ике яшьлек кызы белән дустына кунакка баруын, анда спиртлы эчемлекләр куллануларын сөйләгән. Соңрак, өйгә кайтканда аңа ире шалтырата, ә ул әңгәмә белән кызып китеп, бала турында гомумән, оныта. Янәсе, арырак киткәнмен, кире килсәм, коляска урынында юк иде.    
"Җүнсез әнигә" карата полиция хезмәткәрләре РФ КоАПның 5.35 нче маддәсенең 1 нче өлеше "Балигъ булмаганнарның ата-аналары яисә башка законлы вәкилләре тарафыннан аларны карап тоту һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәү" мәддәсе буенча административ беркетмә төзегән.

Фото: http://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading