16+

«Телегезне ватмагыз, татарча сөйләшегез инде»

Мин телевизордан «Яңа Гасыр» каналындагы тапшыруларны карарга яратам.

Мин телевизордан «Яңа Гасыр» каналындагы тапшыруларны карарга яратам.

Анда татар халкы өчен кызыклы, файдалы, гыйбрәтле, күңелле мәгълүмат бик күп. Беркөнне Әлфия Авзалова турында тапшыру бара. Анда ике кызы да катнаша. Әниләре турында истәлекләре белән уртаклашалар. Ни гаҗәп, берсе – татарча, икенчесе русча сөйли. Татарча сөйләгәненең сүзләренең тәрҗемәсе экранда аска язылып та бара әле. Ике теллелек дигән булабыз. Нигә русча сөйләгәненең тәрҗемәсе аска татарча язылып бармый алайса? Еш кына татар түрәләренең рус телендә комментарий биргәннәрен күрергә туры килә. Әллә алар туган телләрен белмиме? Подъезд төбендәге эскәмиягә чыгып җыелышып утырган әбиләргә кадәр, араларында бишесе – татар, берсе рус булса, русчага күчәләр. Кайчак үзем дә аларга: «Телегезне ватмагыз, татарча сөйләшегез инде», – дип кисәтү ясыйм. Оялып татарчага күчкән булалар да тагын онытылалар. Үзебезнең телне үзебез бетерәбез түгелме соң, җәмәгать?

Сөләйман Шакиров, Казан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X