16+

Телевидение ветераны вафат

Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Башкортостан» телерадиокомпаниясе дәүләт унитар предприятиесе режиссеры Әхмәт Якупов вафат булган.

Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Башкортостан» телерадиокомпаниясе дәүләт унитар предприятиесе режиссеры Әхмәт Якупов вафат булган.

«Башинформ» агентлыгы язуынча, ул гомеренең 40 елга якынын республика телевидениесенә багышлаган. Телевидение ветеранының вафат булуы турында аның хезмәттәшләре хәбәр итте. Үлемнең сәбәбе әйтелми.

Әхмәт Якупов карьерасын балалар телеспектакльләре, концерт һәм программалар куюдан башлаган.

«Аларның күбесе үзәк телевидениедә дә трансляцияләнде. Ул актер буларак күп кенә телевизион спектакльләрдә дә катнашты», — дип хәбәр итә БСТ телеканалы.

Әхмәт Якупов күп кенә федераль һәм төбәк бүләкләренә лаек булган. 

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading