16+

Телевизор Мамадышка китте

«Татмедиа» басмаларына язылучылар арасында кыйммәтле бүләкләр уйнату матур традициягә әйләнде.

«Татмедиа» басмаларына язылучылар арасында кыйммәтле бүләкләр уйнату матур традициягә әйләнде.

2018 елның икенче ярты еллыгына язылу кампаниясендә актив катнашучыларга телевизор, өч фотоаппарат, 15 йомшак юрган вәгъдә ителгән иде – бүләкләр үз хуҗаларын тапты. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, җиңүчеләрне билгеләү бик гадел итеп оештырыла. Бар да халык күз алдында, хәрәмләшүгә урын калмый, теләгән һәркем, сайт аша кереп, аның барышын да карап бара алды. Бүләк уйнатуда иң актив 237 абунәче катнашты. Татарстанның 45 районы, Свердловск өлкәсе һәм Башкортстан Республикасында яшәүче иң актив укучылар үз бәхетләрен сынады. Бүләкләр уйнатуда беренче тапкыр Кырым Республикасында яшәүче абунәчеләр дә бар. Проектта катнашу өчен, «Татмедиа» тарафыннан нәшер ителә торган, ким дигәндә, өч басмага язылу кирәк. Төп бүләк Мамадыш районында яшәүче Энҗе Нәҗмиевага насыйп булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading