16+

Телевизорны көйләргә волонтер килә

Татарстанда яшәүчеләргә цифрлы телевидениене көйләргә булышучы волонтерларга махсус форма киертәчәкләр. Бу хакта Казан мэриясендә узган “эшлекле дүшәмбе”дә мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов әйтте.

- Мошенникларның эшчәнлеген кисәтү өчен бөтен волонтерлар да сертификатлар алачак һәм махсус форма киячәк, - диде ул.

Республикада барлыгы меңнән артык волонтер эшләячәк. Аларны укыту февраль аенда башланырга тиеш. Бу хакта Татарстан Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы коллегиясендә министр Роман Шәйхетдинов әйткән иде.

Цифрлы телевидениегә күчү планы былтыр ноябрь аенда расланды. Бүген Россиянең җиде регионында күчешнең беренче этабы башлана. Татарстанда бу хәрәкәт өченче этапта, ягъни быел 3 июнь көнне башланачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading