16+

Теплицада алты кеше янып үлгән

Янгын вакытында бер кеше бинадан чыгып котыла алган. Аны хастаханәгә озатканнар.

Янгын вакытында бер кеше бинадан чыгып котыла алган. Аны хастаханәгә озатканнар.

Башкортстанның Туймазы районындагы Тимер авылында янгында алты кеше һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Тимер авылында урнашкан теплица комплексында бүген иртән янгын чыга. Янгын турында иртәнге дүрт тирәсендә коткаручыларга хәбәр итәләр. Алар килгәндә бер катлы, мансардалы бина яна. Ул 12гә 5 метр мәйданда. Иртәнге алтынчы яртыда утны сүндереп бетерләр.

Хәрабәләрне актарган вакытта алты кеше мәете табыла. Алар теплицада эшләүче кешеләр икәне ачыклана.

Янгын вакытында бер кеше бинадан чыгып котыла алган. Аны хастаханәгә озатканнар.

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсенең Туймазы районара тикшерү бүлеге җинаять эше ачкан. Урында тикшерүчеләр эшли. Алар торак йортка ут кабу сәбәпләре, кешеләрнең ни өчен үлгәнен ачыклый, шаһитларны сораштыралар.

ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, янгын электр үткәргечләреннән чыккан булуы ихтимал. Янгын сүндерүчеләрне дә соң чакырганнар дигән версия бар. 

Чыганак: https://intertat.tatar/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading