16+

"Терелә алмам инде мин, әни": коронавирустан үлүченең соңгы сүзләре

Ашыгыч ярдәм бригадасы килеп җиткәч, берничә минуттан ир-ат вафат була.

"Терелә алмам инде мин, әни": коронавирустан үлүченең соңгы сүзләре

Ашыгыч ярдәм бригадасы килеп җиткәч, берничә минуттан ир-ат вафат була.

Бөек Британиядә яшәүче Анна Ньяк Daily Mail сайтына үзенең улының коронавирустан үлүе турында сөйләгән. Бу турыда Радио Sputnik язды.

Эмека Ньяк исемле 36 яшьлек ир-ат автобус йөртүче булып эшли. Эпидемия булуга карамастан, ул үз вазифаларын башкара. Әнисе сүзләренчә, ир-ат куркынычсызлык кагыйдәләрен үти, мөмкин булганда өйдән чыкмаска тырыша.

Оешма җитәкчелеге автобус йөртүчене саклану чаралары белән тәэмин итми, автобуста дезинфекция уздырмый. Бераздан Ньяк авырый башлый. Ул үз-үзеңне изоляцияләү режимында 14 көн яши. 4 апрельдә хәле начарлана.

«Ул бик курыкты, сулыш ала алмый башлады. Хәле бик авыр иде. Ул ашыгыч ярдәм кайчан киләсен гел сорап торды. „Мин терелә алмам инде, әни“, — бу аның соңгы сүзләре булды», — дип сөйли Анна Ньяк.

Ашыгыч ярдәм бригадасы килеп җиткәч, берничә минуттан ир-ат вафат була.

Лондонда җәмәгать транспортында эшләүче тагын тугыз кеше вафат була. Мәрхүмнәрнең туганнары шәһәр мэрын гаепли. Хезмәткәрләрнең саклану чаралары белән тәэмин ителмәвен әйтәләр.

Чыганак: https://intertat.tatar/

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading