16+

Үтерелгән һәм көчләнгән

6 июльдә сигез яшьлек Вика Теплякова гаиләсендә чыккан ызгыштан соң өеннән чыгып китә. Соңрак билгеле булганча, кыз көчләнгән һәм юкка чыккан көнне үк үтерелгән.

6 июльдә сигез яшьлек Вика Теплякова гаиләсендә чыккан ызгыштан соң өеннән чыгып китә. Соңрак билгеле булганча, кыз көчләнгән һәм юкка чыккан көнне үк үтерелгән.

Эзләү-коткару отряды баланың гәүдәсен урманда тапкан. Җинаятьтә шикләнелүчеләр инде тикшерүчеләргә күрсәтмәләр бирә.  

Сигез яшьлек Вика Теплякова күрше Долинск шәһәренә китәргә җыенган, анда аның дус кызлары яши икән. Кыз спиртлы эчемлекләр белән дус булган әнисе белән ачуланышканнан соң өеннән чыгып киткән, дигән сүзләр дә йөри. Үзе белән Вика теш щеткасын гына алган һәм Көньяк Сахалинскидагы автовокзалга җәяүли киткән.

Ләкин сабый үзе теләгән җиргә барып җитә алмаган.
Өч көн үткәннән соң Эзләү-коткару отряды Ожидай авылы янындагы урманда кызның гәүдәсен тапкан. Тикшерүчеләр ачыклаганча, бала 49 яшьлек Игорь Дворников тарафыннан үтерелгән һәм көчләнгән.

Нәкъ менә ул, кечкенә Виканың үле гәүдәсенең кайда булуын күрсәткән.

Әлеге коточмалы хәл турында шулай ук тоткарланучының хатыны - Кристина да сөйләгән. Аның сүзләренә караганда, Дворников баланы вокзалга кадәр алып килергә булган, ләкин көтмәгәндә аны адаштырган һәм башка юл буенча алып киткән. Хатын-кыз сүзләренчә, ул баланы үтерүдә катнашмаган, чөнки Игорь аны машинадан куып чыгарган һәм бу хәл турында сөйләмәскә боерган, җитмәсә, аны үтерү белән дә янаган.

Кристина өстәп әйткәнчә, ире исерек хәлдә булган. Эчкәч, күз-башы томаланган ир җанварга әверелә һәм хатынын гел тукмый икән.
Шикләнелүче башта үз гаебен танымый һәм инкарь итеп килә.  Хатынының белдерүләреннән соң, шулай ук дәлилләр басымы астында гына чын дөреслекне сөйләп биргән.

Хәзер хокук саклау органнары вәкилләре, чыннан да, Кристина җинаятькә катнашы булу-булмавын ачыклыйлар.  Игорь Дворников үз гаебен таныган.

Сүз уңаеннан, Вика утырган микроавтобусны видеотеркәгечләр мәгълүматлары ярдәмендә таба алганнар. Әмма машина йөртүченең шәхесен ачыклау җиңел булмаган. Автомобиль башка кешегә рәсмиләштерелгән булган, ә Дворниковлар үзләре теркәлү урыны буенча яшәмәгән. Оператив хезмәткәрләр шулай ук Кристинаның ике баласы барлыгын да белгәннәр. Хатын сукбайларча тормыш алып бара һәм балаларын тәрбияләү белән бөтенләй шөгыльләнми икән. Шикләнелүче Игорь исә берничә тапкыр хөкем ителгән һәм төрмәдә утырып чыккан.

12 июльдә үзенең тугыз яшьлеген билгеләп үтәргә тиешле кызны сахалинлылар искә алганнар. Христосның Яңарыш соборы янында чәчәкләрдән һәм уенчыклардан мемориал ясаганнар.

Әлеге фаҗига социаль челтәрләрдә шактый зур гауга куптарган. Күпләр Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Павел Астаховка мөрәҗәгать итеп, бала көчләү һәм үтерүдә гаебе расланган затларга карата "үлем"карары чыгару турындагы закон проекты эшләүне сорыйлар.

Россия Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Павел Астахов
Тулырак: http://shahrikazan.ru/search?searchid=2308535&l10n=ru&reqenc=&text=%D0%BF%D0%B0%D0%B2%D0%B5%D0%BB+%D0%B0%D1%81%D1%82%D0%B0%D1%85%D0%BE%D0%B2
Россия Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Павел Астахов
Тулырак: http://shahrikazan.ru/search?searchid=2308535&l10n=ru&reqenc=&text=%D0%BF%D0%B0%D0%B2%D0%B5%D0%BB+%D0%B0%D1%81%D1%82%D0%B0%D1%85%D0%BE%D0%B2

Sakhalin.info һәм 112 Telegram-каналы материаллары буенча әзерләнелде. 

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алла сакласын ничек балаларга куллары кутэрелэ..законны дорес чыгарсыннар..ботен иле БН эшэкеллекэ керештелэр..Бер гонахлары юк бит сабыйларнын

    Мөһим

    loading