16+

Үтергән һәм көчләгән: Чаллыда иптәшен үтергән вәхши хөкем ителде

3 ноябрь төнендә Чаллының 56 нчы комплексында коточкыч фаҗига килеп чыга.

3 ноябрь төнендә Чаллының 56 нчы комплексында коточкыч фаҗига килеп чыга.

ТР прокурорының ММЧ белән хезмәттәшлеге буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, 26 яшьлек егет үзенең элеккеге хезмәттәше өенә килгән. Болар кәеф-сафа корып утырган. Әмма бераздан болар арасында бәхәс килеп чыга, шуның аркасында кунак кеше хуҗага 15 тапкыр пычак белән кадый. Шуннан соң исерек хәлдә булган ир йокы бүлмәсенә кергән. Үтерү белән янап, хуҗаның 35 яшьлек хатынын көчләгән. Ә аннары аның 6 яшьлек кызына карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылган.
Әлеге фактларга нигезләнеп РФ Җинаять кодексының «сексуаль характердагы көчләү гамәлләре» һәм «көчләү» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган иде. Суд карары буенча гаепләнүчене 20 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр, бу срокны ул катгый режимлы колониядә үткәрәчәк.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading