16+

Терлекләр санын арттыручы һәм киметүче районнар билгеле булды

2018 елның 1 июненә республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләр саны 728,5 мең баш тәшкил итә, шул исәптән савым сыерлары – 243,5 мең баш.

2018 елның 1 июненә республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында мөгезле эре терлекләр саны 728,5 мең баш тәшкил итә, шул исәптән савым сыерлары – 243,5 мең баш.

Шул чорда 530,2 мең тонна сөт (узган елның шушы чорына карата 102 процент), 164,4 мең тонна терлек ите һәм кош ите җитештерелгән (103 процент). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагына багышланган киңәшмәдә шундый саннар китерелде, дип яза министрлык сайты. Терлекләр санын арттырган районнар: Балтач, Саба, Яшел Үзән, Кукмара, Әтнә, Чүпрәле. Терлекләр санын киметкән районнар: Әгерҗе, Мөслим, Чистай, Алексеевск, Ютазы һәм Бөгелмә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading