16+

Тернәкләндерү – мөһим юнәлешләрнең берсе

Калалар инфраструктурасын тикшергәннән соң ачыкланганча, физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен шартлар тудырылган иң уңайлы төбәкләр арасында безнең республика лидерлар рәтендә.

Калалар инфраструктурасын тикшергәннән соң ачыкланганча, физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен шартлар тудырылган иң уңайлы төбәкләр арасында безнең республика лидерлар рәтендә.

Социаль хезмәт күрсәтү оешмаларына, йортларга пандуслар кую, кеше күп булган урыннарда инвалидлар өчен мөмкинлекләр тудыру – болар барысы да “Уңайлы мохит” дәүләт программасы ярдәмендә тормышка ашырыла. Төзелгән объектларның сыйфатына, төп кулланучы буларак, инвалидлар үзләре бәя дә бирә ала.
 
Физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләрне тернәкләндерү мөһим темаларның берсе. Бу өлкәдә халыкка дәүләтнеке һәм дәүләтнеке булмаган тернәкләндерү үзәкләре хезмәт күрсәтә. Тернәкләндерү үзәкләрендә медицина хезмәтен сыйфатлы итү буенча шактый зур эш башкарыла. Сукырлар һәм начар күрүчеләрне тернәкләндерү үзәкләре акустик сигнализаторлар, рельефлы идән өслеге, төрле үлчәмдәге лупалар белән тәэмин ителә. Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән кресло-коляскалардагы инвалид балаларны тернәкләндерү үзәкләренә илтү буенча транспорт хезмәтләре күрсәтелә.

Шул ук вакытта чишәсе мәсьәләләр дә җитәрлек. Әйтик, кайбер оешмаларда техник чаралар, махсус җайланмалар белән тәэмин ителеш җитәрлек түгел. Реабилитация узучы инвалидларны тукландыруда да канәгатьсезлек очраклары булгалый.
Тернәкләндерү үзәкләрендә дәваланучы пациентлардан, әти-әниләреннән сораштыру уздырганнар. Респондентларның 91 проценты хезмәтләрнең сыйфатыннан һәм төрлелегеннән канәгать булуын белдергән. 85 проценты хезмәтләрне күрсәтү шартларының югары дәрәҗәдә булуын әйткән. Реабилитация узганда, белгечләр җитмәвен, һәркемгә уңайлы шартлар булмавын һәм бүлмәләрнең шактый кысан булуын да искәрткәннәр.

Һәр шикаять буенча Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ныклы эш алып бара.

Резеда Хөсәенова, “КМПО” шифаханә профилакториясе ширкәте директоры, баш табиб:

– 2019 елның 1 сентябренә алынган мәгълүматлар буенча, республикада 299,5 мең инвалид яши. Аларның 15,5 меңе – балалар. Халыкка социаль тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтү – актуаль юнәлешләрнең берсе. Дәүләт күләмендә илкүләм проект кысаларында инвалид балаларга социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтүне 72,8 проценттан – 73,8 процентка кадәр арттыру максаты куелган. Россиянең “Уңайлы мохит” дәүләт программасын гамәлгә ашыру уңаеннан Татарстанда 2019-2020 елларга “Инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны да комплекслы тернәкләндерү һәм реабилитацияләү системасын формалаштыру” ярдәмче программасы эшли. 2019 елның 9 аенда гына да тернәкләндерү үзәкләрендә 4843 инвалид бала һәм 1073 мөмкинлекләре чикле балага хезмәт күрсәтелде, инвалидларны тернәкләндерү үзәкләрендә 5251 инвалид ярдәм алды. Моннан тыш, республикада халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә дәүләтнеке булмаган оешмалар роле дә зур. Республикада инвалидны тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтә торган дәүләтнеке булмаган 9 оешма эшли. Социаль хезмәт күрсәтү белән тәэмин итүчеләрнең барысына да – дәүләтнеке дә, дәүләтнеке булмаган оешмаларга да, таләпләр унификацияләнде, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә хезмәтләр стандартлаштырылды. Шуның нигезендә персоналга, матди-техник җиһазландыруга, хезмәт күрсәтү тәртибенә һәм шартларына, шулай ук аларның эшчәнлеге нәтиҗәсе сыйфатына карата бердәм таләпләр булдырылды.


Татарстанда алты министрлыкның өстенлекләре өчен онлайн-тавыш бирүдә катнаш!

Татарстанда алты министрлыкның өстенлекләре өчен онлайн-тавыш бирү төгәлләнә. Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә республика халкы медицина, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте, спорт, хезмәт һәм социаль яклау өлкәләре хезмәткәрләре өчен нинди мәсьәләләрне хәл итү өстенлекле булуын сайлый.

Исегезгә төшерәбез, Дәүләт хакимияте органнары максатларын ачык формалаштыру буенча пилот проект Татарстанда 2018 елдан гамәлгә ашырыла.

Шул рәвешле Татарстан Республикасында яшәүчеләр социаль блок министрлыкларының – Сәламәтлек саклау, Мәдәният, Мәгариф һәм фән, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Спорт, шулай ук Яшьләр эшләре буенча министрлыкларның 2020 елга өстенлекле эш юнәлешләрен үзләре сайлый ала.

31 октябрьдә әлеге министрлыкларның төп максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча тавыш бирү башланды. Ул 29 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

Беренче этапта экспертлар тарафыннан министрлык өчен 2020 елга өстенлекле юнәлешләр буенча тәкъдимнәр формалашты. Хәзер инде тавыш бирү бара.

Үз тавышыгызны Дәүләт хезмәт порталы аша кереп калдырырга була. Моның  өчен Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә, “Опросы жителей” сервисына күчәргә һәм тавыш бирүне узарга кирәк. Ул 29 ноябрьдә тәмамланачак.
Татарстанлылар министрлыклар экспертлары формалаштырган максатлар һәм бурычлар өчен генә түгел, үз вариантларын да тәкъдим итә алалар.

Монда тавыш бирергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading