16+

Терракт булуы хакында кисәтүче хәбәрләр – ялган

"Татарстанда терракт оештырылуы ихтимал, сәүдә үзәкләрендә, кеше күп җыела торган урыннарда йөрмәгез, саграк булыгыз", кебек эчтәлектәге смс хәбәрләр күпләрнең кесә телефоннарына килгәндер. Эшнең нидә икәнен ачыклау өчен Татарстан Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Министрлыкның матбугат үзәге исә, смслар аша килгән, социаль челтәрләрдә таралган мондый эчтәлектәге хәбәрләр ялган дип белдерә. -...

"Татарстанда терракт оештырылуы ихтимал, сәүдә үзәкләрендә, кеше күп җыела торган урыннарда йөрмәгез, саграк булыгыз", кебек эчтәлектәге смс хәбәрләр күпләрнең кесә телефоннарына килгәндер. Эшнең нидә икәнен ачыклау өчен Татарстан Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать иттек. Министрлыкның матбугат үзәге исә, смслар аша килгән, социаль челтәрләрдә таралган мондый эчтәлектәге хәбәрләр ялган дип белдерә.

- Татарстанда тиздән терракт булачак дигән имеш-мимешләр чынбарлыкка туры килми. Республикада хәл контрольгә алынган, эчке эшләр органнары бүлекчәләре эшләрен штат режимында дәвам итәләр, - диделәр "Ш.К"га Татарстанның Эчке Эшләр министрлыгында.

Әлеге вәзгыятькә карата Татарстан Президенты матбугат үзәге җитәкчесе Андрей Кузьмин да үз фикерен җиткерде:
- Рәсми төстә белдерәсем килә, социаль челтәрләрдә таралган республикада әзерләнәчәк террактлар, диверсияләр турындагы хәбәрләр - провокация! Кемдер җәмгыятьтә паника, каушау уятырга, киеренкелек тудырырга тели. Хәзер Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, бу мәгълүматның социаль челтәргә ничек эләгүен, аны таратуда кемнең катнашы булуын ачыклау белән мәшгуль, - диде Андрей Кузьмин.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бу хәлләрдән хәбәрдар. Ул шулай ук тиешле структураларга халык арасында террактларга кагылышлы ялган таратуны тыярга дип әмер биргән. Андрей Кузьмин әйтүенчә, республикада, имеш, террорга каршы операция бара дигәне дә хаклыкка туры килми. Шуңа да халыкны паникага бирелмәскә, терракт турындагы ялган хәбәрләргә ышанмаска өндиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading