16+

Тест матчына алынган паспорт белән конфедерация Кубогының башка уеннарына да кереп була

«Казан-Арена» стадионында узачак «Рубин» белән ЦСКА матчын бушка карау өчен 20 мең кеше гариза җибәргән.

«Казан-Арена» стадионында узачак «Рубин» белән ЦСКА матчын бушка карау өчен 20 мең кеше гариза җибәргән.

- Әлегә без уенга 20 мең кеше җыйдык. Араларында 2,5 мең кеше - ЦСКА җанатарлары. Мәскәүдән оешкан төркемнәр киләчәк. Без башкала клубы белән элемтәдә торабыз. Бу уен стадионны Конфедерация Кубогы алдыннан сынау матчы булачак. Стадионның барлык системалары эшчәнлеген тикшерү өчен, без күбрәк кеше җыярга тиеш. Аншлаг булыр дип уйлыйм. Һәммәгезне Россия чемпионатының лидерларының берсе белән булган матчка чакырам, - диде Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов.


Исегезгә төшерәбез, матч 17 май көнне булачак. Теләгән һәркем анда җанатар паспорты белән килә ала. Тест матчына алынган паспорт белән конфедерация Кубогының башка уеннарына да кереп булачак. Дөрес, аларына билет алу кирәк булачак. Билетларның 50 проценты инде сатылып беткән. Иң популяр матч булып ­Россия­ - Мексика уены санала икән.


Җанатар паспортын интернет аша рәсмиләштерергә дә мөмкин. Моның өчен «Рубин фанс» сайтында анкета тутырырга кирәк. Аннары кесә телефонына код киләчәк. Шул код белән күрсәтелгән сайтта теркәләсең һәм әзер паспортны Бауман урамы, 44/8 адресы буенча барып алырга кирәк булачак. Әлеге паспортларны бирә торган өстәмә үзәкләр дә булдырылыр дип көтелә.
Джиу-джитсу. 14 май­да Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда джиу-джитсу буенча Шиһабетдин Мәрҗани кубогына Бөтенроссия турниры узачак. Көч сынашулар джиу-джитсуның Не-Ваза төре буенча үткәрелә. Турнирны Үзәкләштерелгән дини оешма - Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте, республиканың Джиу-джитсу федерациясе, «ДУМ РТ Хадж» оешмасы, Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Россия­нең Джиу-джитсу федерациясе һәм «Ак Барс» көрәш сарае оештыра.


Ярышларда ир-ат һәм хатын-кыз җыелма командалары катнаша. Ир-егетләр 62, 69, 77, 85, 94 һәм 94 килограммнан югары авырлыкта көч сынашса, хатын-кызлар өчен 57, 63, 70 һәм 70 килограммнан югары авырлык каралган. Ир-егетләр арасындагы көч сынашулар ике версия буенча: зәңгәр һәм ак билбау ияләре арасында үтә. Турнирның приз фонды шәхси-команда Кубогы һәм медальләр генә түгел, ә ир-атлар арасында хаҗга юллама да уйнатыла. Моның өчен спортчының Татарстаннан мөселман кешесе булуы, моңа кадәр хаҗ сәфәре кылмаган булуы шарт.


Турнирга Чувашия, Башкортстан, Ульяновск, Самара өлкәсе һәм Әзәрбайҗаннан да спортчылар килүе көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading