16+

«ТФБ Финанс» эше буенча гаепле биш кеше июльгә кадәр рәшәткә артында кала

Казанның Совет районы суды кичә «ИК «ТФБ Финанс» эше буенча биш фигурантның сак астында калуын озайтты. Тикшерү гаепләнүчеләргә карата аларны сак астында тотуны өч айга кадәр озайтуны сораган иде. «Хәзерге вакытта беренчел тикшерүне, тикшерү гамәлләренең күп булуы сәбәпле, төгәлләү мөмкин түгел», - дип аңлаткан тикшерүче.

Яклаучы дәлилләренә карамастан, суд Татфондбанкның элеккеге идарә рәисе урынбасары Сергей Мещановның, Татфондбанкның кыйммәтле кәгазьләр базарындагы клиентлар операциясе идарәсе җитәкчесе Рөстәм Тимербаевның, ТФБ идарәсе җитәкчесе урынбасары Вадим Мерзляковның, ТФБ һәм «ТФБ Финанс» кыйммәтле кәгазьләр базарындагы актив операцияләр идарәсе җитәкчесе Илнар Әбделмәновның һәм «ТФБ Финанс» генереаль директоры Тимур Вәльшинның сак астында торуын тагын өч айга - 2017 елның 2 июленә кадәр озайтты.

Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading