16+

"Әти хакы" бәйгесенә язмалар апрель ахырына кадәр кабул ителә

«Шәһри Казан» газетасы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның «БлагоДарение» яшь буын һәм социаль инициативаларга теләктәшлек күрсәтү хәйрия фонды белән берлектә, «Әти хакы» дигән бәйге игълан иткән иде.

Җәмгыятьтә Әти ролен күтәрүгә, үрнәк гаиләләрне барлауга юнәлтелгән бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен Әтиләрне данлаган язмаларны 30 апрельгә кадәр «Шәһри Казан» редакциясенә юлларга кирәк. Шигырьләр кабул ителми. Җиңүчеләрне фонд вәкилләре һәм газета хезмәткәрләре кергән жюри билгели. Конкурста 3 номинациядә 3 җиңүче бүләкләнә. Җиңүчеләр, әтиләре белән бергә, Казанга чакырыла. Бүләккә - өч велосипед!

"ҮРНӘК ӘТИ" - әтиләр турындагы иң яхшы язма.
"КИҢ ЙӨРӘКЛЕ ӘТИ" - тәрбиягә алынган балаларны тәрбияләүче гаиләдәге әтиләр турында иң яхшы язма.
"БАТЫР ӘТИ" - ялгыз гына бала үстерүче, үстергән әтиләр турында иң яхшы язма.
Тулырак мәгълүмат shahrikazan.com сайтында 12+

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading