16+

"Әти хакы" бәйгесенә язмалар март ахырына кадәр кабул ителә

«Шәһри Казан» газетасы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның «БлагоДарение» яшь буын һәм социаль инициативаларга теләктәшлек күрсәтү хәйрия фонды белән берлектә, «Әти хакы» дигән бәйге игълан итте. Җәмгыятьтә Әти ролен күтәрүгә, үрнәк гаиләләрне барлауга юнәлтелгән бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен Әтиләрне данлаган язмаларны «Шәһри Казан» редакциясенә юлларга...

«Шәһри Казан» газетасы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховның «БлагоДарение» яшь буын һәм социаль инициативаларга теләктәшлек күрсәтү хәйрия фонды белән берлектә, «Әти хакы» дигән бәйге игълан итте.

Җәмгыятьтә Әти ролен күтәрүгә, үрнәк гаиләләрне барлауга юнәлтелгән бәйгедә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен Әтиләрне данлаган язмаларны «Шәһри Казан» редакциясенә юлларга кирәк. Шигырьләр кабул ителми. Җиңүчеләрне фонд вәкилләре һәм газета хезмәткәрләре кергән жюри билгели. Конкурста 3 номинациядә 3 җиңүче бүләкләнә. Җиңүчеләр, әтиләре белән бергә, Казанга чакырыла. Бүләккә - өч велосипед!

Номинацияләр:

«ҮРНӘК ӘТИ» - әтиләр турындагы иң яхшы язма

«Олы ЙӨРӘКЛЕ ӘТИ» - тәрбиягә алынган балаларны тәрбия­ләүче гаиләдәге әтиләр турында иң яхшы язма

«БАТЫР ӘТИ» - ялгыз гына бала үстерүче, үстергән әтиләр турында иң яхшы язма

Язмалар 2016 елның 12 декабреннән 2017 елның 31 мартына кадәр кабул ителә.
Тулырак мәгълүмат монда.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading