16+

Әти кеше авыру кызын тәрәзәдән ташлаган 

Чаллыда 68 яшьлек ир-ат авыру кызын тәрәзәдән ыргыткан. 28 яшьлек кыз ДЦП авыруы белән авырган, дип хәбәр итә «Челнинские известия».

Чаллыда 68 яшьлек ир-ат авыру кызын тәрәзәдән ыргыткан. 28 яшьлек кыз ДЦП авыруы белән авырган, дип хәбәр итә «Челнинские известия».

Әлеге хәл кичә 56 нчы комплекста килеп чыккан. 
- Исерек әтисе авыру кызны ятагыннан күтәреп алган һәм беренче каттагы фатир тәрәзәсеннән ыргыткан, - дип хәбәр ителә. 

Бу хәлне күргән кешеләр тиз арада "ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләрен чакыртканнар. Табиблар кызның умыртка баганасына һәм аягына зыян килгәнлеген ачыклаган. Хастаханәдә караганнан соң кызны өенә кайтарып җибәргәннәр. 

Соңрак билгеле булганча, кыз, әнисе үлгәннән соң әтисе белән генә яшәгән. Хәзерге вакытта әлеге хәл буенча тикшерү эше бара. Ир-атка җинаять эше ачылу турында хәбәр итәләр.   
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading