16+

"Әти ник дәшми? Ә әнинең аяклары ник селкенми?" - исерек инспектор ике баланы ятим калдырган

Авария турында аларга полициядән хәбәр итәләр. Челтәрдә коточкыч фотолар тарала.

Авария турында аларга полициядән хәбәр итәләр. Челтәрдә коточкыч фотолар тарала.

Самара шәһәрендә элеккеге юл инспекторына карата суд башланды. Тикшерү версиясе буенча, Самара-Олы Черниговка трассасында ул китереп чыгарган авариядә ир белән хатын һәлак була, аларның өч баласы имгәнә. Бу турыда «Самара.Онлайн» хәбәр итте.

Элек юл инспекторы булып эшләгән Сергей М. үзенең Datsun машинасында бара һәм Hyundai Solaris автомобиленә бәрелә. Шуннан соң Hyundai Solaris каршы як полосага очып чыга һәм йөк машинасына бәрелә. Hyundai йөртүчесе урында ук үлә, аның хатыны икенче көнне хастаханәдә вафат була. Ир белән хатынның 2, 3 яшьлек һәм ике айлык баласы да машинада бара. Алар да имгәнә, балаларны хастаханәгә илтәләр. Бер балага операция ясыйлар.

Шаһитлар сүзләренчә, Datsun машинасы белән идарә итүче юл инспекторы бик исерек була, ул аягында да басып тора алмый. Машинадан шешәләр коела. Ул медицина тикшеренүеннән баш тарта, аннары авария урыныннан качып китә.

«Медицина тикшерүе кирәк булуын белгән килеш, инспекторлар авариядә китереп чыгаруда шикләнелүче кешене медицина оешмасына тикшерүгә җибәрми һәм озатмый, моны икенче көнне, 8 августта гына, эшлиләр. Шулай итеп, бу гамәлләрдә җинаять составы булырга мөмкин. Авария урынында җинаятьтә шикләнелүченең атасы да булуы билгеле, ул да полиция хезмәткәре. Ул имеш «аның улы исерек халәттә булу ихтималын яшерү өчен тырышкан», дип әйткән Самара буенча Тикшерү идарәсе башлыгы. Бу турыда депутат Александр Хинштейн каналына сылтама белән 63.ru сайты яза.

Җинаятьтә шикләнелүче исә судта башка күрсәтмәләр бирә, гаебен өлешчә генә таный. Ул аек булуын, тикшеренүдән баш тартмавын әйтә, җинаять урыныннан табиблар җибәрде, дип аңлата. Шуннан соң ул мәрхүмнәрнең туганнарына мөрәҗәгать итеп, гафу үтенә. Ләкин мәрхүм ир белән хатынның туганнары бу сүзләргә ышанмый. Алар сүзләренчә, ир-ат бер ел буена бу гаилә белән элемтәгә чыкмаган, гафу үтенү алдыннан да адвокат белән киңәшә, иреннәрен кысып кына сөйләшә, диләр.

Мәрхүмнәрнең туганнары үз версиясен сөйли. Авария турында аларга полициядән хәбәр итәләр. Челтәрдә коточкыч фотолар тарала. Туганнары исе уллары һәм аның хатыны исән калыр дип өметләнә. Ләкин фаҗига урынында коточкыч картина була. Асфальтта кан, улларының һәм киленнең хәрәкәтсез гәүдәсе ята. Балалар берни аңлашмыйча, елаша. «Әти ник дәшми? Ә әнинең аяклары ник селкенми? — дип елый сабыйлар.

Шаһитлар исә авария китереп чыгаруда шикләнелүче кеше исерек, аягында басып тора алмый дип сөйли. Ул бәрелмәс өчен тормозларга да маташмаган. Полиция руль артында кем иде дип сорагач, «Мин, шуннан ни?» — дип җавап бирде, диләр. Җинаятьтә шикләнелүче элеккеге полиция хезмәткәренең күршесе сүзләренчә, авария буласы көнне ир-ат дуслары белән өендә ял итә, кибеттән шәраб сатып ала.

Суд утырышлары әле дәвам итәчәк, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading