16+

Әти-әниләр чатындагы талаш кыз баланы дөм ятим итә

Волгоград өлкәсендә яшәүче Роман Гребенюкны әти-әниләр чатындагы бәхәс өчен кыйнап үтерәләр. Кызын ул ялгызы тәрбияли торган була.

Әти-әниләр чатындагы талаш кыз баланы дөм ятим итә

Волгоград өлкәсендә яшәүче Роман Гребенюкны әти-әниләр чатындагы бәхәс өчен кыйнап үтерәләр. Кызын ул ялгызы тәрбияли торган була.

Волгоградның 96 нчы номерлы мәктәбендә Роман Гребенюкның 12 яшьлек кызы белем ала.Роман белән кызының сыйныфташы әнисе Анна арасында бәхәс юктан гына килеп чыга. Хатын-кызга ир-егетнең әйткәннәре ошамый һәм ул Романга “Син үлемсезме әллә?” дип яный. Шул ук кичне Аннаның ир туганы Арсен Мелконян Романны банк янында сагалап тора һәм ул банктан чыгуга янына килеп, Романның башына берничә тапкыр суга.Арсен шул кадәр ярсыган була ки, хәтта аңардан зыян күргән ир кешенең баш сөяге ярыла.

Романны хастаханәгә алып китәләр, тиз арада операция ясыйлар. Атнадан артык ул комада ята, тик табиблар гомерен саклап кала алмый. Гребенюк аңына да килмичә, реанимациядә үлә.

Арсен Мелконянга карата җинаять эше кузгатыла. Аны 15 елга кадәр төрмәгә утыртырга мөмкиннәр. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading