16+

Тиешсез урында юл кичеп, автобустагы пассажирга зыян китергән җәяүлегә карата хөкем карары чыгарылды

Казан шәһәре прокуратурасы 57 яшьлек Флюра Хасяновага карата кузгатылган җинаять эшен раслап бәяләмә чыгарды.

Казан шәһәре прокуратурасы 57 яшьлек Флюра Хасяновага карата кузгатылган җинаять эшен раслап бәяләмә чыгарды.

Әлеге ханым Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 268 матдәсенең 1нче бүлегендә күрсәтелгән җинаять кылуда гаепләнә.(Бу җәяүле тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәсен бозуның, саксызлык сәбәбендә, кеше сәламәтлегенә авыр зыян салыну очрагына кагыла). Тикшерү барышындагы фаразлар буенча, Хасянова 2015 елның 17 сентябрендә Казан шәһәре Вахитов районының Карл Маркс урамындагы 44нче йорт янында транспорт хәрәкәтендәге юл аша тиешле булмаган урында чыккан. Җәяүлеләр өчен юл кичүе җиһазландырылган һәм хәрәкәт көйләнелгән урам чаты янәшәдә генә булган, югыйсә. Транспорт хәрәкәтендәге юл аша чыкканда ул автобус йөрешенә куркыныч хәл тудырган. Хасянованы таптатмаска теләп, автобус йөртүче кискен туктату ясаган. Ләкин, кискен туктату сәбәбендә, автобус эчендәге бер пассажир хатын-кыз егылып, сәламәтлегенә зур зыян китергән, имгәнү алган. Тикшерү эшләре барышында Хасянова үз гаебен тулысынча таныган. Җинаять эше Казан шәһәренең Вахитов районы судына тапшырылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading