16+

Тилчә таралу сәбәпле, карантин игълан ителде

Башкортстанның Туймазы районында гадәттән тыш хәл игълан ителгән. Анда ящур( тилчә) авыруы котырган.

Башкортстанның Туймазы районында гадәттән тыш хәл игълан ителгән. Анда ящур( тилчә) авыруы котырган.

Әлегә вирусның нинди төре икәнен төгәл генә әйтә алмыйлар. Тикшерүләр үткәрәләр. Карантин белән бәйле рәвештә, хәзер чик аша ит алып чыгарга, кертергә ярамый. Ящур - тиз тарала торган, йогышлы вируслы чир булып санала. Аны антибиотиклар белән генә дәвалап булмый. Кыскасы, организмга инфекциягә каршы үзенә көрәшергә кала. Бу иммунитет көчсез булганда, аеруча куркыныч. Ящур - ашкайнату трактын һәм тирене зарарлый. Яшь маллар бу авырудан тәүлек эчендә үләләр.

Авыруны булдырмый калуның төп чарасы тилчәгә каршы вакцина салдыру. Гадәттә ящурны терлекләр авыруы дисәләр дә, аның белән кешеләр дә авырырга мөмкин. Вирус белән йогышланган продукт куллансаң, чир кешегә дә йога.

Гадәттә, инфекция кайнамаган сөт, чи ит аша эләгә, ди белгечләр. Башкортстанда "Нур" оешмасында эшләүче ике кешедә вирус антитәнчекләре ачыкланган. Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда әлегә ящурдан шикләнгән, куркыныч янаган районнар юк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading