16+

Тимер юл кичүендәге авария кеше үлеменә китергән

Буа районында тимер юл кичүендә поезд җиңел машинага килеп бәрелгән.

Буа районында тимер юл кичүендә поезд җиңел машинага килеп бәрелгән.

28 сентябрьдә якынча 14:00 сәгатьтә Иске Суыксу авылы янында 1940 елда туган ир-ат идарәсендәге "Лада Калина" автомобиле белән поезд кара-каршы бәрелешкән.

Беренчел мәгълүматларга караганда, автомашина йөртүчесе көйләнелмәгән тимер юл кичүе буйлап, якынлашып килүче поезд алдына килеп чыккан.
Юл-транспорт һәлакәте сәбәпле, җиңел автомобиль пассажиры, 1940 елда туган хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм машинасында һәлак булган. "Лада" йөртүчесе төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре белән район хастаханәсенә озатылган.
Хәзерге вакытта урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли, дип хәбәр итте ТР Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Фото: http://buinsk-tat.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading