16+

Тимур Билялов Россия чемпионаты рекордын яңартты

“Коры серия" рекорды хәзер 316 минуттан артып китә.

“Коры серия" рекорды хәзер 316 минуттан артып китә.

“Ак Барс” капкачысы Тимур Билялов капкасын “коры” калдыру сериясе буенча Россия чемпионаты рекордын яңартты. Әлеге рекорд 2003-2004 елгы сезонда ук куелган иде: “Лада” составында чыгыш ясаган Чехия капкачысы Иржи Трвай ул вакытта рәттән 305 минут 56 секунд дәвамында капкасына алка керттермәгән.

Бүген Тимур Билялов “Трактор” белән уенның икенче периодында үз капкасына алка керттерде һәм “коры серия”се 316 минут 9 секундта өзелде. Бу – КХЛның да яңа рекорды. Моңа кадәр 2015 елда “Локомотив” капкачысы Алексей Мурыгин 302 минут 11 секунд дәвамында капкасына алка керттермәгән булган.

КХЛда капкачыларның рекордлы “коры” сериясе:

Тимур Билялов – 316:9
Алексей Мурыгин – 302:11
Игорь Шестеркин – 272:08
Илья Сорокин – 247:30
Райан Заполски – 245:17.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading