16+

Тинчурин театры җәйге премьерасы белән сезонны яба

21 июньдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган "Алай түгел, болай ул" спектакленең премьерасы булды, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Спектакльнең жанры комедия-скетч дип билгеләнгән. Режиссеры һәм сценография авторы – Рәшид Заһидуллин. Хормейстеры – Алия Хәмзина. Оркестр җитәкчесе – Евгения Глухова. Хореографы – Раушан Шәехов. Спектакльдә Татарстанның халык артисты Резедә Төхфәтуллина, Татарстанның атказанган артистлары Ренат Шәмсетдинов, Харис Хөснетдинов, шулай ук Гөлчәчәк Хафизова, Лилия  Камалиева, Зөлфәт Закиров катнаша.

Премьера аншлаг белән үтте. Әлеге спектакльне тамашачылар шулай ук 29 июньдә карый ала. Бу көнне Тинчурин театры 84нче театраль сезонны ябачак.

Күренекле драматург Туфан Миңнуллинның “Алай түгел, болай ул” әсәре моннан шактый күп еллар элек язылган булса да, бүген дә актуальлеген югалтмый. Комедия “Аты-исеме кем?”, “Аерылабыз, хуш инде!”, “Ага сулар”, “Айлы кичтә бакчада” дип исемләнгән аерым сюжетка корылган 4 мөстәкыйль бүлектән гыйбарәт. Әмма аларның барысын да бер нәрсә – мәңгелек гаилә кыйммәтләре темасы берләштерә.

Җырлы-биюле әлеге комедия Туфан Миңнуллинга хас нечкә юмор белән сугарылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X